Казанда «Филармониада» XIV Халыкара сәнгать фестивале ачыла

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

5 декабрь 17.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концертлар залында «Филармониада» XIV Халыкара сәнгать фестивален ачу тантанасы була.

Мәдәни кичәдә тамашачылар өчен Сергей Васильев җитәкчелегендәге ТР Филармония джаз-оркестры һәм Мәскәүдән Россиянең халык артисты, виртуоз джаз музыканты, саксофончы Игорь БУТМАН чыгыш ясаячак.

Концерт программасында О.Лундстрем оркестры репертуарыннан популяр джаз композицияләре яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International