Татарстан Республикасы Милли музее һәм филиаллары «Игелек сәнгате» декадасын үткәрә

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

1 - 10 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары «Игелек сәнгате» дигән ункөнлек уздыра. Мәдәни программа 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Чараларга керү бушлай. Барлыгы 60 мәдәни чара әзерләнде.

Балаларны һәм өлкәннәрне музей дәресләре, экскурсияләр, квестлар, Татарстан тарихы турында лекцияләр, оригами, каллиграфия, төрле кул эшләре буенча мастер-класслар көтә. Тифло һәм сурдо комментарийлар белән кино күрсәтү узачак.

Декаданың программасы ТР Милли музей сайтында: https://tatmuseum.ru/events/dekada-iskusstvo-dobra/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International