Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан 2021 елда хезмәт күрсәтү шартларын бәяләү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы мәдәният оешмаларының рейтингы расланды.
Бәяләү критерийларына 5 позиция керде:
- оешма турында мәгълүматның һәркем өчен ачык булуы;
- хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы;
- - инвалидларның хезмәттән куллану мөмкинлеге;
- мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең мәрхәмәтле, ягымлы булуы;
- хезмәт күрсәтү шартларыннан канәгать калу.
Агымдагы елда 16 дәүләт мәдәният учреждениесенә карата бәйсез бәя бирелде. Алар турында мәгълүмат урнаштырылган иде:
https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2015205.htm.
Баллар суммасы буенча лидерлар (топ-5 оешма):
1. ТР Милли китапханәсе;
2. Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы;
3. "Казан Кремле" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы;
4. Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы;
5. Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе.
ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы мәдәният оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү буенча Иҗтимагый совет нәтиҗәләре буенча оешмаларның эш сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр бирелде.
Актуаль мәгълүматны ТР Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында сылтамага басып укырга мөмкин:
https://mincult.tatarstan.ru/nezavisimaya-sistema-otsenki-kachestva-organizatsi.htm яисә дәүләт (муниципаль) учрежденияләр турындагы сайтта танышырга була: www.bus.gov.ru.