Татар биюенең бөтен матурлыгын күрергә омтылучылар өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Мирас» мультимедиа белем бирү программасын булдырды.
Проектта милли татар хореографиясенең нигезләрен һәм үзенчәлекләрен чагылдырган мастер-класслар тәкъдим ителә. Гади һәм уңайлы формада бию осталары үзләренең уникаль тәҗрибәләре белән уртаклашалар, бию сәнгатенә нигез салучылар һәм аны саклаучылар турында сөйлиләр.
Проектта дәүләт архивыннан һәм Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле архивыннан фонд язмалары файдаланылды. Бу уникаль видеоматериал татар бию мәдәниятенең, татар халкының үзенчәлеген аңлау өчен өстәмә инструмент булып тора.
Проект мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли әһәмияткә ия иҗади проектларга ярдәм итү өчен Россия Федерациясе Президенты гранты кысаларында тормышка ашырылды.
«Мирас» («Наследие») мультимедиа белем бирү программасын ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Ютуб-каналында карарга мөмкин.