1-10 декабрьдә Казанның «Мир» кинотеатрында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар циклы оештырыла. Моннан тыш, кино күрсәтү «Әкият» бинасында, шулай ук республика районнарында да узачак.
Бу 10 көн дәвамында төрле яшьтәге сәламәтлеге чикләнгән кешеләр «Татаркино» тарафыннан оештырылган фильмнар һәм мультфильмнар, киноларны бушлай карый алачак. «Мир» кинотеатрында барлык чаралар 12:00 сәгатьтә башлана. Тулырак программа белән биредә танышырга мөмкин.