Татар язучысы Аяз Гыйләҗев повесте буенча куелган "Жат эмесмин" / "Чит түгел мин…" спектакле Бишкек шәһәрендә узган ART-ORDO-2021 театр фестивалендә Гран-при яулады. Спектакльне Б.Кыдыкеева исемендәге дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары уйнады.
Тантанда театр коллективына, директор Таалайбек Тургунувка, режиссер Уланмырзе Карапбаевка, сценарий авторы Людмила Молдалиевага, рәссам Маратбәк Шәрәфетдиновка бүләкләр - ТР мәдәният минисры Рәхмәт хаты тапшырылды.
Әлмәт театрын ART-ORDO-2021 Халыкара театр фестивалендә уңышлы чыгыш ясаулары һәм Мәдинә Гәйнуллинаны "Медея" спектаклендә иң яхшы хатын-кыз роле номинациясендә җиңүе белән котлыйбыз.