«Юлбасма» нәшриятының «Балачак дөньясы» исемле балалар өчен җырлар җыентыгы тәкъдим ителәчәк

2021 елның 17 декабре, җомга

18  декабрь,  12.00  сәгатьтә,  Кәрим  Тинчурин  театрында  Казан  «Юлбасма» нәшриятының «Балачак дөньясы» исемле балалар өчен җырлар җыентыгы тәкъдим ителәчәк. Әлегечара Тинчурин театрының шәһәр мәдәни институтлары белән беренче уртак проекты булачак. Тинчурин театры бай мирасыбызны киң даирә кулланучыларга теләп тәкъдим итә һәм җирле авторларга, башкаручыларга, нәширләргә ярдәм итүне үз миссиясе дип саный.

Җыентык күренекле татар язучысы һәм шагыйре Җәвад Тәрҗемановның тууына 100 ел тулу уңаеннан дөнья күрде. Җырлар авторы –иҗатында балалар музыкасына зур игътибар бирүче композитор Алсу Сөнгатуллина. Тәкъдим итү чарасында 3-4 яшьлек балалар өчен җиде җырданторган  «Сабыйлар җырлый» циклы яңгыраячак. Бу лирик һәм шаян, музыкаль миниатюралар балалар бакчаларында һәм балалар катнашындагы башка чараларда башкару өченязылган. Күрсәтелгән циклның виртуоз редакциясе музыка һәм сәнгать мәктәпләре концерт программаларында да кулланылырга мөмкин. Моннан тыш, җыентыкта өлкәнрәк балалар өчен «Укучылар җыры», «Иң кадерлем —әнием» һәм башка катлаулырак җырлар да урын алган. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган ноталар җыентыгы милли музыка өчен хас булган гармонияләр, авазлар аша татар шигърияте сәхифәләрен ачачак.

Җырлар фортепиано  аккомпанементы  белән  тере  башкаруда  тәкъдим ителәчәк. Берничә  композиция  Ильяс  Камал  җитәкчелегендә  Кәрим  Тинчурин  театрының  Камера оркестры башкаруында яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International