2021 елның 21 декабрендә 10.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт су транспорты университетының Казан филиалы бинасы янында (Казан шәһәре, Несмелов ур., 7нче йорт) очучы-истребитель, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка мемориаль такта ачу тантанасы була.
Быел июль аенда легендар очучының тууына 104 яшь тулды. Ул Спас өязенең Торбеево авылында туа, 17 яшендә Казанга күчеп килә һәм елга техникумын тәмамлый, ә сугыштан соң Татарстан башкаласына әйләнеп кайта һәм соңгы көннәренә кадәр биредә яши.
Девятаев истәлегенә мемориаль такта кую тәкъдиме белән Александр Печерский истәлеге Фонды чыкты. Тәкъдим ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы мемориаль такталар буенча Комиссия тарафыннан хупланды.
Мемориаль такта кую турында ТР Министрлар Кабинеты карары Ватан Геройлары көне алдыннан-2021 елның 8 декабрендә нәшер ителде.
Тактаны әзерләү һәм урнаштыру Президент грантлары фонды чараларына гамәлгә ашырылды.