Бүген ХХ гасыр башындагы легендар татар зыялыларының тарихи бинасы - «Шәрыкъ клубы» нда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың йомгаклау матбугат конференциясе узды.
Ведомство башлыгы 2021 ел һәм киләсе елның иң мөһим проектлары турында сөйләде.
Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы креатив индустрияләр мәктәбе булдыруга Россия Грантын отты. "Россия Федерациясе Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында креатив индустрияләр мәктәбен булдыру өчен җиһазлар сатып алуга 58 млн. сум акча бирәчәк", - дип хәбәр итте министр.
Узган елда Татарстан мәдәният өлкәсендә РФ Президенты грантларына (Мәдәни инициативалар) дәгъва кылучы гаризалар саны буенча илнең барлык төбәкләре арасында дүртенче урынны яулады. Җиңүчеләр саны (гарнт алучылар саны) буенча республика икенче урынны алды, диде И.Х.Әюпова.
Сынлы сәнгать өлкәсендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Казанда күптән түгел ачылган Николай Рерих һәм Николай Фешин күргәзмәләрен карарга тәкъдим итте.