Буа районының Черки - Килдураз авылында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның күренекле рәссамы, монументалист Шамил Нигъмәтуллин музее ачылды.
Белешмә
Шамил Габдрахман улы Нигъмәтуллин (Шамил Нигъмәт) 1951 елның 4 гыйнварында Татарстанның Буа районы Черки-Килдураз авылында туа. 1984-1993 елларда РСФСР Сәнгать фондында, 1993-2002 елларда ТР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе урынбасары булып эшли.
Рәссам-монументалист буларак Ш.Нигъмәтуллин үзен Мәскәүдә укыган елларында ук таныта (1979-1980 елларда Мәскәүнең Жданов районы Балалар спорты сараенда темпер язуын булдыра, Саяногорск Иҗтимагый үзәге бинасында «Крылатый металл» сграффито әсәрен эшли).
Ш.Нигъмәтуллинның әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Чәбаксар шәһәренең Картиналар галереясында, чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.
Татар энциклопедиясе материаллары буенча https://tatarica.org/ru