2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Пушкин картасын тормышка ашыруда лидерлар рәтендә

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы «Пушкин картасы» буенча төзелгән килешүләр саны һәм сатылган билетлар саны буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында лидерлар рәтендә.

2021 елның 29 декабренә «PRO.Мәдәният.РФ» порталында Татарстан Республикасының 243 оешмасы теркәлгән (44 дәүләт, 170 муниципаль, 24 шәхси һәм 5 коммерцияле булмаган оешма), шул исәптән түбәндәге юнәлешләр: мәдәният сарайлары һәм клублар – 84, музейлар һәм галереяләр – 57, театрлар – 23, концерт мәйданчыклары – 19, белем бирү мәйданчыклары – 14, китапханәләр – 11, башка юнәлешләр буенча – 35).

Агымдагы елның 20 декабренә Татарстан Республикасы «Пушкин картасы» буенча төзелгән шартнамәләр саны буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында 4 нче урында. Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 153 690 шартнамә төзелгән.

«PRO.Мәдәният.РФ» Порталында программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле барлыгы 3 118 вакыйга урнаштырылган.

Декабрь аена Мәдәният.РФ порталында 1799 расланган вакыйга бар. Декабрь аенда планлаштырылган расланган вакыйгалар категорияләр буенча: 520 вакыйга (мастер-класслар, лекцияләр), спектакльләр-384, очрашулар – 358, экскурсияләр – 199, концертлар – 167, күргәзмәләр – 124 һәм башка вакыйгалар – 47.

2021 елның 1 сентябреннән 24 декабренә кадәр дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре тарафыннан барлыгы 134 млн. сумлык 290 меңнән артык билет сатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International