Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың Яңа ел котлавы!

2021 елның 31 декабре, җомга

Кадерле дуслар! Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Мәдәният тармагының барлык хезмәткәрләренә уңышлы һәм җаваплы эшчәнлекләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Узып баручы катлаулы елны сез лаеклы үттегез, яңа форматларга җайлаша алдыгыз, хәтта күп очракларда әлеге ысулларны, эш формаларын үзегез уйлап таптыгыз.


2021 елда Татарстан мәдәнияте барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыять булуга карамастан, бай иҗади тормыш белән яшәде, даими куандырып торды һәм яңа үзенчәлекле проектлар белән шаккатыра алды.


Бүгенге катлаулы заманда без мәдәниятка, барлык авыруларга һәм бәла-казаларга карата шифа һәм дәва буларак, мөрәҗәгать итәбез. Сәнгатьнең төп кыйммәте һәм әһәмияте шунда, чөнки ул рухландыра, илһамландыра, килеп туган сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Иң авыр вакытларда да ул күңелне тынычландыра, яшәргә рух бирә. Шундый югары бурычларны үтәвебез белән мин чиксез горурланам һәм үземне бик бәхетле саныйм!


Яңа елга игелекле уйлар, ныклы адымнар һәм үз-үзегезгә ышаныч белән атлавыгызны телим! Иң изге хыяллар чынга ашсын, яңа фикерләр һәм уйлар, иҗади проектлар барлыкка килсен! 2022 ел сәламәтлек, мәхәббәт һәм яңа ачышларга бай булсын! 


Яңа ел белән ихлас тәбрикләремне кабул итегез!


Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International