2022 елның 21 гыйнварында 12:00 сәгатьтә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Министрлыкның 2021 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары турында» Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы уза.
ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышының турыдан-туры трансляциясен карарга чакырабыз.
Трансляция 21 гыйнвар 12:00 сәг. башлана!
Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе элеккеге директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әсхәт Зөфәр улы Сафинның вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклаша. Әсхәт Сафин 1943 елда Ижау шәһәрендә туып, 1967-1983 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең артисты, 1989 -2007 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры булып хезмәт итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгате галереясендә 27 гыйнварда 17:00 сәгатьтә Игнат Цоколаевның «Йорт китабы» фотокүргәзмәсе ачыла.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2022» премиясенә конкурс игълан итәләр.
Татар җәмәгатьчелеге тирән югалту кичерә.
2022 елның 21 гыйнварында 18:30 сәгатьтә Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында яшь музыкантларга ярдәм итү буенча «Иртәгәге йолдызлар» республика иҗади программасының сигезенче сезоны старт ала.
La Primavera Казан камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов сүзләренә караганда, Казандагы гала-концертта 200 сәләтле бала катнашачак.
Казандагы концерт программасына классикларның, заманча композиторларның да әсәрләре, халык композицияләре дә кертелгән. Программада иң кечкенәсенә катнашучысына-7 яшь, иң өлкәненә - 18 яшь. La Primavera оркестры белән сәхнәгә яшь пианистлар, скрипкачылар, флейтачылар, вокалчылар, хорлар һ. б. чыгачак.
Татарстанның башка шәһәрләрендә тыңлаулар февраль аенда узачак һәм язгы гала-концертлардан соң иң яхшы яшь башкаручылар финалга чакырыла.
Ул 11 майда Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак.
А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә рәссам И.И. Шишкинның 190 еллыгына һәм Третьяков галереясына нигез салучы П.М.Третьяковның «Тигез үзән арасында» дигән концерты 21 гыйнварда 18:30 сәгатьтә булачак.
Программаның авторы – ТР атказанган артисты Юлия Җиһаншина. Нәфис сүз- Ольга Иглина.
Концертта катнашалар:
· Юлия Җиһаншина, Татарстанның атказанган артисты
· Наилә Мартынова, Халыкара конкурслар лауреаты
- Денис Денисов, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты
- Сергей Русских, Халыкара конкурслар лауреаты
- Василиса Филатова, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты
· «Восход» ансамбле, «Ладья» хоры (җитәкче Денис Медведев)
· «Миринея», бию театры (җитәкче Ирина Позняк)
Концертмейстер: Олеся Белинская, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты.
Март аенда Кәрим Тинчурин театрында дөньядагы беренче инклюзив бэби-спектакльнең премьерасы булачак. Проект Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.
Спектакльнең герое-үзе иҗат итә һәм башкара торган музыкант. Проектның кураторы-Кәрим Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Бэби-спектакльнең режиссеры Алмаз Садриев.
Булачак спектакльнең төп башкаручысы- Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре пианисты Алексей Романов.
2022 елның 21 гыйнварында 11:00 сәгатьтә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы коллегиясенең «Министрлыкның 2021 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары турында» киңәйтелгән утырышы була.
Журналистларны һәм хәбәрчеләрне Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашырга чакырабыз.
Министрлыкның проект офисларының Татарстан муниципаль районнары вәкилләре белән утырышы да булачак. Журналистлар өчен трансфер Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгыннан 21 гыйнварда 08:00 сәгатьтә кузгала. Аккредитация узу почта аша: Daniil.Plaksin@tatar.ru.
Исегезгә төшерәбез, QR-код булу мәҗбүри!
21 гыйнварда 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының хәзерге заман сәнгать музеенда бер иҗади гаилә вәкилләре – Ирина һәм Людмила Ионовалар, Дмитрий һәм Даниил Ефимовлар – «Иске, яңа, мәңгелек» (Казан, Түбән Кама) күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмә ретроспектив характерда, чөнки төрле еллардагы әсәрләрне берләштерәчәк. Экспозициядә 60 якын рәсем сәнгате әсәрләре һәм график битләр тәкъдим ителәчәк.
Төп темалар-сәяхәтләрдән алган тәэсирләр, табигатьнең матурлыгына һәм фән дөньясына соклану. Һәр рәссамның әсәрләре төрле тональлек, стиль, башкару техникасы белән аерылып тора, әмма аларны рәссамнар өчен бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия һәм илһам чыганагы булган Алабугага булган мәхәббәт берләштерә.
Күргәзмә 21 гыйнвардан 14 мартка кадәр эшли.