Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгате галереясендә Игнат Цоколаевның «Йорт китабы» фотокүргәзмәсе ачыла

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгате галереясендә 27 гыйнварда 17:00 сәгатьтә Игнат Цоколаевның «Йорт китабы» фотокүргәзмәсе ачыла.

Анда 2021-2022 елларда иҗат ителгән көмеш-желатин басмалар тәкъдим ителәчәк. Барлык хезмәтләр дә Mamiya RZ67 һәм Chamonix 45Р-1 пленка фотокамераларына төшерелгән. Экспозициядә шулай ук аларның фотолабораториядә бастыру процессы турында сөйләүче видео да күрсәтеләчәк

Игнат Цоколаев 1990 елда Владимир шәһәрендә туа. 2007-2013 елларда Владимир дәүләт университетының архитектура факультетында укый.

2015 елда белгечлек буенча эшен калдырып Казанга күчеп килә.

Аның күргәзмәсенең төп герое-танылган Казан фотографы һәм рәссамы, «Тасма» фотогруппасы әгъзасы Шамил Бәширов.

Сүз Казанның үзәгендә урнашкан Түбән (Низенькая) урамы турында бара. Шәһәрнең бу өлешендә иске агач йортлар белән мәхабәт коттеджлар бергә урнашкан. Алар арасында ташландык йортлар да, хуҗалары тарафыннан сакланып калган йортлар да бар. Шамил Бәширов бу урамда 1992 елдан бирле яши. Аның гаиләсе Дәрвишләр бистәсендәге уңайлы фатирны шәһәр үзәгендәге уңайсыз бер катлы агач йортка алыштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International