2022 елның 21 гыйнварында 18:30 сәгатьтә Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында яшь музыкантларга ярдәм итү буенча «Иртәгәге йолдызлар» республика иҗади программасының сигезенче сезоны старт ала.
La Primavera Казан камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов сүзләренә караганда, Казандагы гала-концертта 200 сәләтле бала катнашачак.
Казандагы концерт программасына классикларның, заманча композиторларның да әсәрләре, халык композицияләре дә кертелгән. Программада иң кечкенәсенә катнашучысына-7 яшь, иң өлкәненә - 18 яшь. La Primavera оркестры белән сәхнәгә яшь пианистлар, скрипкачылар, флейтачылар, вокалчылар, хорлар һ. б. чыгачак.
Татарстанның башка шәһәрләрендә тыңлаулар февраль аенда узачак һәм язгы гала-концертлардан соң иң яхшы яшь башкаручылар финалга чакырыла.
Ул 11 майда Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак.