Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина чыгыш ясадылар.
Концертта чит ил, рус, татар композиторларының әсәрләре, халык музыкасы яңгырады. Хисап концерты көндезге һәм читтән торып укучы студентларының көче белән оештырылды.
Чараның мәртәбәле кунаклары арасында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов, Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Эмиль Мостафин бар иде.
Котларга кафедраны тәмамлаучылар һәм укытучылар, шулай ук педагог-ветераннар килгән иде.
2022 елның 25 гыйнварында безнең илдә бөек рус рәссамы, Алабуга шәһәрендә туып-үскән Иван Шишкинның тууына 190 ел тула. Республикада мастер әсәрләренең дөньяда иң яхшы коллекцияләреннән берсе урнашкан. Татарстанда Шишкин мирасы турында тулырак түбәндәге мәкаләдән укыгыз.
“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә татар әдәбияты классигы, Г.Тукай ссемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфан тормышы һәм иҗаты буенча кабат “Ерак йолдыз яктысы” спектакле тәкъдим ителде. Спектакльне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина карады.
Февраль башында Казанда яңа «Алмаш» китап фестивале узачак. Вакыйгалар ике локациядә — «Алмаш» заманча мәдәният үзәгендә һәм ТР Милли китапханәсендә узачак.
Фестиваль «Алмаш» заманча мәдәният үзәге, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, «Тере шәһәр» («Живой город») фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.
Чарага керү түләүсез, тик алдан теркәлү буенча гына мөмкин.
Теркәлү өчен сылтамалар:
4 февраль — https://smena-kazan.timepad.ru/event/1909284/
5 февраль — https://smena-kazan.timepad.ru/event/1909292/
6 февраль — https://smena-kazan.timepad.ru/event/1909305/
Чарада лекцияләр һәм дискуссияләр, концерт, перформанслар, күргәзмә, «Вакыйга» фильмын күрсәтү булачак. Махсус проектлар, әйтик музыкаль лейбл, «Кустод»ның яңа версиясе, экскурсияләр узачак. Төп программадан тыш, фестиваль башка вакыйгаларга һәм проектларга да бай булачак. Шулай ук фестивальгә килүчеләр «Яшь хәзинә иясе» күргәзмәсе, рәссамнар Илгизәр һәм Роберт Хәсәновларның яңа проекты һәм «Прометей» фәнни — тикшеренү институтының пионерлары архивы буенча уникаль экскурсияләр дә карый алачак.
Махсус проектлар турында тулырак мәгълүматны 31 гыйнварда - «Алмаш» социаль челтәрләрендәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз.
"Алмаш” яңа китап фестивале 4-6 февральдә узачак.
Керү ирекле, теркәлү буенча
16+
29-30 нчы гыйнвар 18:00 сәгатьтә Кариев театры «Алтынч[ае]ч» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Пьеса авторлары – С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, «BELLA» халыкара премиясе (Россия-Италия) лауреаты Луиза Янсуар, Мәдәният алдындагы казанышлары өчен күкрәк билгесе иясе Резеда Гарипова. Режиссёры – Резеда Гарипова.
Тинчурин театрында “Умай” лабораториясе эше дәвам иттерелә. Чираттагы очрашуга эксперт буларак галимә Тәэминә Биктимерова да чакырылган иде. Ул лабораториядә катнашучыларга татар хатын кызы, аның гаиләдә һәм җәмгыятьтә нинди урын тотуы турында лекция укыды.
«Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе турында Нигезләмә" нигезендә 2022 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алуда әсәрләр туплау турында тәкъдимнәр кабул ителә. Материалларны 15 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.
Президент мәдәни инициативалар фонды мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен 2022 елда беренче грант конкурсының гариза бирү кампаниясенә йомгак ясады.
Конкурска гаризалар кабул итү 1 ноябрьдә башланып 20 гыйнварда тәмамланды.
Бу вакыт эчендә Фондның сайтында (фондкультурныхинициатив.рф) 22 312 яңа кулланучы теркәлгән, 84 субъекттан 10 290 гариза бирелгән.
22 гыйнвар көнне Алманиянең Бад-Зульца шәһәрендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы коллекциясеннән «Дуслык тәгәрмәче» күргәзмәсе ачылды.
"Мәдәни мирас - бу безнең фондларыбыз гына түгел, һәйкәлләребез дә. Бу халкыбызның буыннан-буынга тапшырыла торган рухи традицияләре», - диде министр Ирада Әюпова.