Кәрим Тинчурин театрында дөньяда беренче инклюзив бэби-спектакль куела

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Март аенда Кәрим Тинчурин театрында дөньядагы беренче инклюзив бэби-спектакльнең премьерасы булачак. Проект Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

Спектакльнең герое-үзе иҗат итә һәм башкара торган музыкант. Проектның кураторы-Кәрим Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Бэби-спектакльнең режиссеры Алмаз Садриев.

Булачак спектакльнең төп башкаручысы- Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре пианисты Алексей Романов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International