29-30 нчы гыйнвар 18:00 сәгатьтә Кариев театры «Алтынч[ае]ч» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Пьеса авторлары – С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, «BELLA» халыкара премиясе (Россия-Италия) лауреаты Луиза Янсуар, Мәдәният алдындагы казанышлары өчен күкрәк билгесе иясе Резеда Гарипова. Режиссёры – Резеда Гарипова.
Цивилизация кыйпылчыклары
(Кыйсса) 12+
Бер сәгать эчендә нәрсә турында сөйләшергә була?
Мөгаен, үзең турында. Әмма, юк, ничек өлгерәсең ди.
Син бит – куллар, аяклар, чәч толымы, яңа татуировка, телефон моделе, яшәгән урамың, өй номерың, фатирың, әти-әниең, мәгънәсез этең, уку йортындагы баллар, кичләрен йоклар алдыннан искә төшерә торган хыялың гына түгел.
Син – миллион еллар буе кешелек җавап эзләгән һәм таба алмаган искиткеч программа.
Тапкырларга һәм бүләргә.
Кушарга һәм алырга.
Була.
Ә асылда син – бер.
Калганы – статистика.
Луиза Янсуар:
«Кешелек өзлексез үзгәрештә. Нинди генә дәверләрне кичмәгән ул. Һәрберсенең тарихта үз исеме, елъязмачысы, шәрехләүчесе бар. Еш кына без чор һәм аның сынаулары, сораулары белән күзгә-күз калганда, онытып җибәрәбез – ә минем ролем нинди? Бүген, менә хәзер, шушында мин нәрсә өчен җаваплы? Нәрсә өчен оялырга, кызарырга туры киләчәк миңа? Нәрсә белән горурлана алырмын? Әйе, цивилизацияләр алышынып тора. Нәрсәдер үзгәрәме? Әллә без һаман да бер үк боҗра буйлап йөрүне дәвам итәбезме? Легендалар безнең аша киләчәккә сөрән сала түгелме?..»
Резеда Гарипова:
«Милли үзенчәлекләрне сакларга омтылабыз: телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне. Глобальләшүгә йөз тоткан дөнья тенденциясен исәпкә алсак, бу тырышлыкларның файдасы никадәр? Әлеге процесс дөньяны нигездән үзгәрткәннән соң, кешелек цивилизациясе нинди булыр? Безгә урын бармы ул дөньяда?»
Без һәммәбез дә күңелендә яшәгән үсмерләрне гомер буена саклыйбыз. Кариев театры өчен яңа форматтагы әлеге спектакль яшүсмерләр белән дә өлкәннәр белән дә кара-каршы утырып сөйләшергә чакыра. Кем өчендер бу спектакль-медитация булыр, кем өчендер – спектакль-экзальтация.
Сезне кичерешләр дөньясына чакырабыз.