Алабуга күргәзмәсе Алманиянең Бад-Зульца шәһәрендә ачылды

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

22 гыйнвар көнне Алманиянең Бад-Зульца шәһәрендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы коллекциясеннән «Дуслык тәгәрмәче» күргәзмәсе ачылды.

Кунакларны Мария Павловна җәмгыяте президенты Ирина Чистовская сәламләде, ул күргәзмәне Тюрингиядә Алмания-Россия дуслык җәмгыяте белән берлектә оештыруда катнашты. Күргәзмәне ачу тантанасында Бад-Зульца мэры Дирк Шютце да чыгыш ясады.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко һәм Берлиндагы Россия фән һәм мәдәният йорты директоры Павел Извольский катнашучыларга видео сәламнәрен юлладылар.

«Дуслык тәгәрмәче» экспозициясе – Россия Федерациясенең күпмилләтле составы турында сөйләргә тиешле проект. Күргәзмәдә 23 ил рәссамнары иҗат иткән этник юнәлештәге әсәрләр тәкъдим ителгән. Авторлар-40 милләт вәкиле 83 оста. Алар барысы да-Алабуга шәһәрендә 17 ел дәвамында ел саен үткәрелә торган күп санлы арт-проектларда катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International