2012 елның 4 февралендә 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә 1946 еллардан бирле Ленинград шәһәренең мәшһүр камера коллективы чыгыш ясаячак. ТАНЕЕВ исемендәге КВАРТЕТның яңа составына кергән дәрәҗәле халыкара конкурс лауреатлары, яшь башкаручылар элеккеге профессиональ музыкантлар белән тыгыз элемтәдә торалар. Алар сәхнәдә С.И.Танеев, C.В.Рахманинов, П.И.Чайковский, А.К.Глазунов әсәрләрен башкарачак.
Квартетның барлык музыкантлары бер үк вакытта Россиянең атказанган коллективы Санкт-Петербург филармониясе артистлары булып тора.
Концертның программасы:
I бүлек:
С.И.Танеев. Кыллы квартет №3 ре минор ор.7 (1896):
1.Allegro
2.Theme with Variations
C.В.Рахманинов. Тәмамланмаган квартет №1(1889):
1.Романс
2.Скерцо
II бүлек:
П.И.Чайковский. Кыллы квартет D-dur opus 11:
Andante cantabile
Scherzo. Allegro non tanto e con fuoco — Trio
А.К.Глазунов. Новелетталар op.15:
1.Alla Spagnuola
2.Orientale
3.Interludium in modo antico
4.Valse
5.All`Ungherese
Концерт алдыннан Г.Тукай исемендәге Татар филармониясенең тыңлаучылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Светлана ЧЕРНЫХ "Романтизм чорындагы музыка дөньясына кыскача экскурсия" темасына лекция укый. Лекция 17.40 сәгатьтә башлана.