Казан Кремлендә планетада тормыш ничек барлыкка килүе турында сөйләүче күргәзмә ачыла

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

28 гыйнварда Татарстанның  табигать тарихы музееның лекцияләр залында Нократ палеонтология музее фондларыннан «Борынгы тормыш» дип исемләнгән күргәзмә ачыла.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар зур интервалны колачлый-500 миллион елдан артык һәм безнең планетадагы тормышның ничек барлыкка килүе, хайваннар дөньясының этаплап үсеше һәм катлаулануы турында сөйли.

Экспозиция 50дән артык экспонаттан тора, алар төрле геологик чорлардан төрле тере организмнарны тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International