Казанда Холокост корбаннарын искә алдылар

2022 елның 30 гыйнвары, якшәмбе

Бүген Казанда генерал Федор Красавинның мемориаль тактасына чәчәкләр салынды. 1945 елның 27 гыйнварында генерал дивизиясе Освенцимда Аушвиц-Биркенау концлагереннән 7 меңнән артык тоткынны, шул исәптән 700 баланы азат итә.

Чара "Холокост корбаннарын искә алу атнасы" кысаларында узды. Анда Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе, Татарстан яһүдиләр җәмгыяте, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре катнашты. Мемориаль такта Казанның Адамюк урамы, 4 нче йорт адресында урнашкан. Ул 2021 елның 9 маенда ачылган иде.

Соңрак Халыклар дуслыгы йортында Татарстанның яһүдиләр җәмгыяте «Холокост корбаннарын искә алу атнасы» кысаларында «Тормыш»спектаклен күрсәтте. Оештыручылар концлагерь тоткыннарының тормыш тарихын, фашистларның кулында әсирлектә ниләр белән көрәшүләре турында сөйләргә теләделәр. 

2006 елдан бирле Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы карары белән 27 гыйнвар Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International