2022 елның 15 мартында Россиядә Донецк Халык Республикасының иҗат коллективлары гастрольләре башланды. Россия Федерациясенең 54 шәһәрендә "Донбасс" атказанган дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле, Донецк республика академия яшьләр театры, А. Б. Соловьяненко исемендәге Донецк дәүләт опера һәм балет театры һәм Донецк академия курчак театры чыгыш ясаячак.
Татарстанга "Донбасс" атказанган дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле 18 апрельдә киләчәк һәм шунда ук Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә концерт белән чыгыш ясаячак.
Концерт 19:00 сәг. башлана. Тагын бер концерт Яр Чаллыда 20 апрельдә «Камаз» мәдәният йортында узачак. Концерт 18:00 сәгатьтә башлана.