Филармониядә Ваһапов фестиваленең "Кайсыгызның кулы җылы” дип исемләнгән хәйрия концерты узачак

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

18 апрель Филармониядә Ваһапов фестиваленең "Кайсыгызның кулы җылы” дип исемләнгән хәйрия концерты узачак.  
 
Нинди генә кыен вакыт булса да, иҗат, җыр һәрвакыт кешеләрне юата, илһамландыра, көч бирә. Әлеге концерт бар дөнья мәшәкатьләрен онытырга һәм ял итәргә, ярдәм күрсәтергә менә дигән мөмкинлек.
 
"Кайсыгызның кулы җылы..." - Донбасска ярдәм йөзеннән хәйрия концерты. Концерттан кергән акчалар Донбасска гуманитар ярдәм фондына күчереләчәк.
 
«Донбасс сүзе татар халкы өчен аерым бер символик мәгънәгә ия. «Китәм җаным, китәм җаным, китәм җаныем Донбасска» дип тикмәгә генә җырламый безнең халкыбыз. Заманында безнең бик күп милләттәшләребез Донбаска китеп, шунда төпләнеп калды. Донбасстан Татарстанга күченеп килергә мәҗбүр булучылар арасында да татарлар бар», - ди концертны оештыручы Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов .
 
Аның әйтүенчә, сатуга нибары санаулы билет чыгарылачак, әмма алар шактый кыйммәт хактан булачак – 10 мең сумга кадәр. «Ул билетларга иң элек Татарстанның эшлекле даирәләре ия булыр дип өметләнәм. Икенчедән, концертка кунак итеп бүгенге көндә социаль ярдәмгә мохтаҗларны чакырабыз. Бу – ветераннар, инвалидлар, эшсез калучылар һәм Донбасстан күченеп кайтучылар», - ди ул.
 
Әлеге концертта катнашу 20ләп татар артистына тәкъдим ителгән. Һәм аларның барысы да шундук ризалашкан. «Алай гына да түгел, кайберләре бу концертта катнашу өчен хәтта үзләренең гастроль графикларына үзгәреш кертте. Бу үзе генә дә тирән мәгънәгә ия. Кайбер рус эстрадасы «йолдызлары» бүгенге авыр шартларда чит илгә качканда, безнең татар җырчылары Донбасска ярдәм итү өчен җыр-моң тирәсендә берләшә. Монысы да аерым игътибарга лаек күренеш дип саныйм», - ди Ваһапов фонды җитәкчесе.
 
Концертта катнашалар: Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Илһам Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина, Нәфкать Нигъмәтуллин, Газинур Фарукшин, Азат Тимершәех, Илсаф, Раяз Фасыйхов, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Марсель Вәгыйзов, Сиринә Зәйнетдинова, «Казан егетләре», Ильмира Нәгыймова, Зәринә Хәсәншина, Рөстәм Нәсыйбуллин, Рәнис Габбазов, Азат Абитов,
махсус кунак - «Донбасс» ансамбле.  
 
Проект ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Иҗтимагый палатасы да ярдәме белән уздырыла.
 
Күңел җылысы белән бүлешү кыен түгел, бердәм булганда борчуларны җиңү бер ни тормый. Җылы кулыбызны сузарга кызганмыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International