14 апрель Россия ислам институтында «Илаһи моң» рухи мирас әсәрләрен башкаручыларның төбәкара конкурсы нәтиҗәләре буенча фикер алышу өчен 13:00 сәгатьтә «Татар рухи мәдәниятендә музыка һәм Аллага буйсыну» түгәрәк өстәле узачак.
«Илаһи моң» рухи мирас әсәрләрен башкаручыларның төбәкара конкурсының сайлап алу туры 2022 елның 5 мартыннан 31 мартына кадәр булып узды. Конкурска 130 гариза бирелгән иде. Конкурс финалистлары Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча тантаналы чаралар кысаларында Гала-концертта катнашачак.