Сәхнәгә Мариам Мерабова, Этери Бериашвили, Катерина Балыкбаева & Армен Мирабовның “Miraif” проекты чыгачак.
26-28 август фестиваль мәйданчыкларында 300дән артык музыкант-башкаручы, Россия һәм чит илләрдән 50гә якын коллектив чыгыш ясаячак.
Якшәмбе 14 август Түбән Камада «Идел-Идел» VIII ачык музыкаль фестиваль узачак.
16 августта Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы Михаил Девятаевка багышланган "Тормыш батырлыктан гыйбарәт" күргәзмәсен тәкъдир итә. Яңа күргәзмә легендар батыр очучы-фронтовикка Советлар Союзы Герое исеме бирелүгә 65 ел тулуга багышланган.
Быел очрашу бер минут тынлык белән башланып китте. 31 нче июль көнне театр Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Феликс Пантюшин белән хушлашты. Ул 35 елдан артык Качалов сәхнәсендә хезмәт итте, тамашачыларга рус һәм дөнья драматургиясе образларын күрсәтте. Артистлар хезмәттәшләрен искә алдылар.
Казан федераль университеты Татарстанның коммерцияле булмаган оешмалар лидерлары тарихы турында җыентык чыгарды.
2022 елның 8 августыннан 14 августына кадәр пленэр Болгар шәһәре һәм Биләр авылы территориясендә, ә 15-17 августта Казанда узачак.
2022 елның 12-13 августында Болгар музей-тыюлыгы территориясендә ачык һавада «Кара пулат» («Черная палата») операсы күрсәтеләчәк. Опера театр сәхнәсенең гадәти декорацияләрендә түгел, ә Кара палата фонында – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты – XIV гасыр Болгар тарих-археология комплексының Алтын Урда сәнгатенең уникаль ядкәре фонында узачак. Спектакльне күрсәтүне, авторларны опера булдыруга рухландырган, тарихи Кара пулат янында ачык һавада оештыру фикере Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә карый.
Безнең республика халкы һәм кунаклары өчен 12 һәм 13 августта автобус турлары оештырылачак. Трансфер Мәскәү урамыннан, 2 й. 15:00 сәгатьтә китә. Турның бәясе 1000 сумнан 1300 сумга кадәр. Бәягә транспорт һәм экскурсия кертелгән. Операны күрсәтү - бушлай!
Россия Федерациясе дәүләт флагы көненә багышланган Халыкара күпжанрлы мәдәният һәм сәнгать конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Гаризалар 2022 елның 21 августына кадәр кабул ителәчәк.