Болгарда «Кара пулат» операсы open-air форматында күрсәтеләчәк

2022 елның 9 августы, сишәмбе

2022 елның 12-13 августында Болгар музей-тыюлыгы территориясендә ачык һавада «Кара пулат» («Черная палата») операсы күрсәтеләчәк. Опера театр сәхнәсенең гадәти декорацияләрендә түгел, ә Кара палата фонында – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты – XIV гасыр Болгар тарих-археология комплексының Алтын Урда сәнгатенең уникаль ядкәре фонында узачак. Спектакльне күрсәтүне, авторларны опера булдыруга рухландырган, тарихи Кара пулат янында ачык һавада оештыру фикере Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә карый.

Болгардагы чаралар Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә «Яңарыш» республика фондының финанс ярдәме белән уза. Чараны «Сетевая компания» ААҖ, Спас муниципаль районы администрациясе, Болгар музей-тыюлыгы, А.Х.Халиков исемендәге Археология институты, Болгар ислам академиясе һәм «Татмедиа» АҖ катнашында, ТР Мәдәният министрлыгы оештыра.

Композитор Эльмира Низамованың Ренат Харис либреттосына «Кара пулат» операсының премьерасы 2015 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә узды. Опера «Яңарыш» Республика фонды инициативасы һәм ярдәме белән куелды. Җиде еллык паузадан соң, быел май аенда, К.Тинчурин театры тарафыннан спектакльне яңадан күрсәтү башланды һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланды.

Операда төп рольләрне Татарстанның атказанган артистлары Илүсә Хуҗина һәм Артур Исламов, яшь башкаручылар Илгиз Мөхетдинов, Денис Ханбаба башкара. Спектакльдә шулай ук Динә Венедиктова, Элина Сафина, Диана Мөхетдинова, Эльвира Калислямова, Әнисә Вәлиева, Полина Зиннәтова, Олжас Меирманов, Динар Шәрәфетдинов, Дмитрий Дорофеев, Леонид Тимашев, Айдар Мөхәмәтдинов, Динар Хәйбуллин, Руслан Хәбибуллин һәм башкалар катнаша. Операда Тинчурин исемендәге театрны Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов, Илнур Байназаров һәм Зөлфәт Закиров күрсәтәләр.

 «Кара пулат» операсының премьера куелышын куючы режиссер – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Георгий Ковтун булды. Операның open-air версиясы режиссеры – Илгиз Зәйниев.

Опера Ильяс Камал җитәкчелегендәге К.Тинчурин исемендәге театры оркестры озатуында тәкъдим ителәчәк. Болгардагы Кара палата бинасында заманча ут визуализация эффекты, 3D-mapping кулланылачак. Опера куюга әзерләнгәндә тарихи-мәдәни мирас объектын саклауга карата барлык таләпләр дә үтәлде.

«Кара пулат» операсы күрсәтмәләре 20.00 сәгатькә планлаштырылган. Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International