«Крутушка» XIII Халыкара этник фестивале музыкантларның тулы исемлеген игълан итте

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

26-28 август фестиваль мәйданчыкларында 300дән артык музыкант-башкаручы, Россия һәм чит илләрдән 50гә якын коллектив чыгыш ясаячак.

Ел саен август аеның соңгы ялларда «Крутушка» төрле милләт мәдәният вәкилләрен - музыкантлар, биючеләр, актерлар, пешекчеләр, һөнәрчеләр, рәссамнар, фотографлар - иҗади, үзенчәлекле, оригиналь кешеләрне бер арага җыя.

“Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында өч көнгә зәңгәр күлләр янындагы урманнар арасында концерт сәхнәсе төзелә. Фестивальгә махсус ярминкә мәйданы, бию мәйданчыгы, кинозал, кулинария мәйданчыгы, күргәзмәләр әзерләнә. Бөтен Россиядән тамашачылар Казансу елгасының зур аланда палаткалы шәһәрчектә урын ала.

Быел фестиваль халыкара статусын саклый - сәхнәдә Төркия, Һиндстан, Иран артистлары чыгыш ясаячак. Скандинавия, Австралия, Латин Америкасы, Испания, Болгария һәм Черногория музыкасы Россия музыкантлары башкаруында яңгыраячак. Ватан фолк-коллективлары һәм ансамбльләре Идел буе, үзәк Россия, Урал һәм Себер халыклары мәдәниятен тәкъдим итәчәк.

Чара Президент мәдәни инициативалар фонды, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы администрациясе ярдәме белән үткәрелә.

ВКонтакте: https://vk.com/festkrutushka

Сайт: https://fest.krutushka.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International