Качалов театры артистлары эшчәнлеген башлый. Зур сәхнәдә труппаның традицион җыелышы узды

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Быел очрашу бер минут тынлык белән башланып китте. 31 нче июль көнне театр Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Феликс Пантюшин белән хушлашты. Ул 35 елдан артык Качалов сәхнәсендә хезмәт итте, тамашачыларга рус һәм дөнья драматургиясе образларын күрсәтте. Артистлар хезмәттәшләрен искә алдылар.

Аннан соң сәнгать җитәкчесе Александр Славутский барысын да чираттагы иҗат елы башлану белән котлады һәм коллективка яңа яшь артистларны тәкъдим итте: быел алар дүртәү, Новосибирск дәүләт театр институтын, Иркутск театр училищесын, Б.Щукин исемендәге театр институтын тәмамлаучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International