Түбән Камада «Идел-Идел» VIII ачык музыкаль фестиваль узачак

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Якшәмбе 14 август Түбән Камада «Идел-Идел» VIII ачык музыкаль фестиваль узачак.

Анда Татарстан рок-төркемнәре, шулай ук хэдлайнерлар - "Братья Грим", "АнимациЯ" һәм фестивальне оештыручы - быел үзенең 25 еллыгын билгеләп үтүче "Волга-Волга" (Идел-Идел) вокаль-инструменталь ансамбле катнаша.

Фестиваль программасы 15:00 сәгатьтә башлана һәм 22:00 сәгатьтә тәмамлана. Лемаев мәйданында бу көннәрдә сәхнә монтажы алып барыла. Салакаев хәбәр иткәнчә, фестиваль тарихында ул иң зур сәхнә булачак, яктылык һәм экран җиһазлары бик күп булачак.

Фестиваль Tatarstan Official мәйданчыкларында онлайн трансляцияләнәчәк.

Быел фестиваль «Җәй. KARAKUZ» программасына кертелде. Ул Түбән Кама һәм Түбән Кама районы администрациясе ярдәме белән "Татнефть" хәйрия фонды эгидасы астында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International