2022 елның 1 ноябрендә 18:30 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Мәскәү артистлары «Раневская.Одинокая насмешница» драматик комедиясен тәкъдим итә.
2022 елның 28 октябрендә 15:00 сәгатьтә Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Вакыт елгасы. Без Татарстаннан» («Река времени. Мы из Татарстана») Рәссамнарның һөнәри берлеге Казан бүлегенең 20 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.
2022 елның 4 ноябрендә Казан шәһәренең мәдәният, сәнгать һәм мода үзәкләре беренче тапкыр "Сәнгать төне" гомуми Бөтенроссия акциясен уздырачак. Халыклар бердәмлеге көне мәдәни бердәмлек төненә әйләнәчәк. Концертлар, күргәзмәләр, мода театрыннан дефиле, экскурсияләр, шигырьләр уку, мастер-класслар, квестлар, викториналар һәм башка чаралар - бер кичтә 59 вакыйга узачак! Бу уртак мәдәни чарада актерлар, музыкантлар, модельләр, рәссамнар, популяр блогерлар, медиа шәхесләре катнаша.
«Булу сәнгате» инклюзив күргәзмәсен гамәлгә ашыру тәҗрибәсен «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында һәм мәдәни институтларда башка инклюзив проектларны гамәлгә ашыру практикасында өйрәнү» онлайн-дискуссиясе 8 ноябрьдә узачак.
29-30 октябрьдә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры балаларга «Тылсымлы арена» дип аталган өр-яңа спектакль тәкъдим итәчәк. Әсәрнең авторы – танылган драматург, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов.
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе өчен вакытлы сәхнә урыны Пушкин мәдәни үзәге булды. Нәкъ монда айга өч тапкыр театрның спектакльләре уза, алар халык арасында популярлык казана.
Кичә Үзеир Гаджибековның опереттасы буенча «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе күрсәтелде. Мөгаен, нәкъ менә бу спектакль Арт-резиденция репертуарында йолдыз булып тора.
2 ноябрьдә 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр В.И.Ленин исемендәге Мәдәни-ял итү комплексында «ТAT∙АRS∙TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында яшь талантлар республика конкурсының сайлап алу туры узачак.
180 нән артык башкаручы - балалар-яшүсмерләр конкурслары лауреатлары үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр һәм җиңүче исеме өчен ярышачаклар.
27 октябрь 18:00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Казанда шәрык базары» төрки халыкларның беренче Халыкара эстрада фестивале узачак, анда Россия Федерациясенең төрки телле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән осталар катнашачак.
Татарстан Республикасыннан фестивальдә рәссам Даниил Сергеев «Танец» эше белән катнаша.
«ФормART» фестивале нәтиҗәләре 2 ноябрьдә онлайн-трансляция вакытында округның барлык регионнары вәкилләре: финалистлар, төбәк оештыру комитеты әгъзалары һәм жюри катнашында formartpfo.ru сайтында игълан ителәчәк.
30 октябрь көнне 11:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татарт дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының атказанган артисты, сәнгать җитәкчесе, дирижер Сергей Васильев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры үзенең «Туган көнең белән, джаз» дип аталган балалар өчен музыкаль программасын тәкъдим итә.