24 декабрьдә 16:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачы театрында Габдулла Тукай әсәрләре мотивлары буенча "Көч китабы" мультимедиа мюзиклының премьерасы булды (драматург - Андрей Лысяков).
Махсус премьерага Татар китабы йорты, Татар әдәбияты тарихы музее белән Шәриф Камал һәм Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә театр фойесында бөек татар шагыйренең иҗатына һәм биографиясенә багышланган күргәзмә һәм мини-китапханә оештырылган иде.
6 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен. Декабрьдә спектакль көн саен театр афишасында булачак. Күрсәтмәләр алдыннан Кыш бабай һәм Кар кызы белән театр фойесында интермедия узачак. Билет сатып алырга: https://kazan-tuz.ru/repertoire/kniga-sily/
Өстәмә мәгълүмат: tuz-press@kazan-tuz.ru, +7 (962) 558-65-14 (Валерия)