«Татармультфильм» «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмын тәкъдим итәчәк

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

21 декабрьдә «Әлдермештән Әлмәндәр» тулы метражлы анимацион фильмына багышланган матбугат конференциясе фильмны иҗат итүчеләр белән иҗади очрашу рәвешендә узды.

2022 елда «Татармультфильм» берләшмәсе Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы мотивлары буенча татар телендә «Әлдермештән Әлмәндәр» тулы метражлы анимацион фильм өстендә эшне тәмамлады.

Проект Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Фильмның озынлыгы - 68 минут. Режиссер: Сергей Киатров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International