Диктантны 5 декабрьдә, Мари язуы көне алдыннан үткәрәчәкләр. Башлана-Мәскәү вакыты буенча 10:00 дә. Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә диктант синхрон рәвештә уздырыла, «ВКонтакте» да һәм башка социаль челтәрләрдә онлайн-трансляция оештырылачак.
Диктантны язуда катнашу өчен укучылар һәм мәктәп укытучылары, методистлар, тәрбиячеләр, студентлар, югары уку йортлары укытучылары һәм хезмәткәрләре, фән, мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр чакырыла.