Иреклеләр (Волонтер) көне алдыннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасы буенча җирле бүлекчәсенең беренче туган көнен бәйрәм итү булды.
Ирекле эшчәнлек Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Яшьләр һәм балалар» милли проектының бер юнәлешенә керә.
Казанның 7 районында мәдәният волонтерлары тарафыннан «Мәдәни десантлар» һәм «Җиңү» Доброотрядыннан шәһәр тарихы, урамнар, танылган кешеләр һәм Татарстанның Бөек Җиңүгә керткән өлеше темаларына квест-экскурсияләр үткәрелде.