Казанда Рус милли-мәдәни берләшмәсенең еллык конференциясе узды

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсенең еллык конференциясе узды. Аның эшендә республиканың барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан җирле бүлекчәләр делегатлары, ТР Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, мәдәният, сәнгать, фән һәм мәгариф өлкәләре вәкилләре катнашты.

Конференциянең пленар утырышы башланганчы катнашучылар дуслык йортының яңартылган күпфункцияле залында «Идел буе халыклары костюмнары» күргәзмәсе белән таныштылар.
Пленар утырыштан соң рус милли - мәдәни берләшмәсе конференциясендә катнашучылар А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә ТР халык сәнгать һөнәрләре остасы Александра Абельның шәхси күргәзмәсендә булдылар.

Аннары кунакларга Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Безнең геройлар» Бөтенроссия иҗади музыкаль-әдәби марафонының йомгаклау концерты күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International