Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте базасында киң колачлы белем бирү чарасы — «Яшь фольклорчы мәктәбе» республика семинар-практикумы узды.
Проект «Яшьләр һәм балалар»милли проекты бурычларына туры килә.
Семинар өч мөһим датага багышланды: Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм В.Д. Поленов исемендәге Россия Дәүләт халык иҗаты йортының 110 еллыгы.
Проект Татарстан Республикасының әйдәп баручы этнологларын, филологларын, сәнгать белгечләрен һәм иҗат коллективлары җитәкчеләрен җыйды. Төп максат Идел буе халыкларының бай фольклор мирасын саклау, өйрәнү һәм актуальләштерү булды.
Катнашучыларны бай программа көтте:
- халык ансамбльләре чыгышлары,
тематик күргәзмәләр,
- Казан федераль университеты галимнәре белән пленар утырышлар,
- дүрт махсуслаштырылган секция эше.
Семинар Липецкның «Воскресение» фольклор ансамбленең атказанган халык иҗаты коллективыннан «Марф Иванов» фольклор-этнографик спектаклен карау һәм аның буенча фикер алышу белән тәмамланды.