Кичә ТР Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы кысаларында мәдәният министрының беренче урынбасары Ю.И. Әдһәмова мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, педагоглар һәм инклюзив студияләр җитәкчеләрен социомәдәни тернәкләндерү белән бәйле проект лидерларын бүләкләде.
Утырышта катнашучылар мәдәният өлкәсендә инклюзив хәрәкәтнең мөһим ролен билгеләп үттеләр. Иҗтимагый Совет рәисе Нияз Игламов сүзләренә караганда, «ярдәм кулы сузучы шәхесләр үзләренең хезмәтләре белән, җәмгыятьне яхшыга үзгәртәләр».
Тулырак: https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2152404.htm