2022 елның 25 декабрендә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Казан триосы» камера ансамбле белән берлектә «Манежда музыкаль кичәләр» дип исемләнгән концертлар циклын башлап җибәрә.
Циклның беренче концерты 25 декабрь 14:00 сәгатьтә узачак, беренче очрашу темасы Раштуа бәйрәменә багышлана. Программада - Көнбатыш Европа композиторлары Мария Терезия фон Парадиз, А. Дворжак, В.А. Моцарт, Ф. Мендельсон һәм Ф. Шуберт музыкасы яңгыраячак.
«Казан триосы» камера ансамбленең профессиональ музыкантлары башкаруында классик музыка тыңлап ял көнен үткәрергә чакырабыз.
Концертның бәясе барлык категорияләр өчен 200 сум, тамашага керү музейга керү билеты бәясенә кергән.
Элемтә өчен тел: 8 (843) 567-80-67, 8 (843) 567-80-68
E-mail: kremlin-manege@yandex.ru
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Манеж» күргәзмә залы. Эш сәгате: сишәмбе-пәнҗешәмбе 10:00 - 18:00, җомга 11:00 - 20:00, шимбә-якшәмбе 10:00 -18:00 сәг. кадәр.