2022 елның 23, 24, 27, 28 декабрендә һәм 2023 елның 5 гыйнварында 13:00 сәгатьтә А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең концертлар залында "Пушкин йортында Раштуа" тамашасы узачак.
Балалар бу вакыйганың актив катнашучылары булачаклар: кечкенә Саша Пушкин һәм аның тәрбиячесе Арина Родионовна белән Россиядә Раштуаны бәйрәм итү традицияләре белән танышачаклар, халык уеннарында катнашачаклар, табышмаклар чишәчәкләр, Раштуа җырларын җырлаячаклар. Ә Кыш Бабайның үзеннән килгән тылсым бәйрәмне онытылмаслык итәчәк!
Тамаша алдыннан Сезнең мастер-класста катнашу һәм XIX гасыр рухында чыршы уенчыгы ясау өчен мөмкинлеге булачак!
Һәм, әлбәттә һәр катнашучыга традицион татлы бәйрәм бүләге!
Пушкин картасы буенча керү мөмкин.
Тулырак центрпушкина.рф сайтында
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (843)236-03-58 яисә 252-20-51