«Әкият» курчак театрында яшь тамашачылар өчен Яңа ел тамашалары башланды

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

16 декабрьдә «Әкият» курчак театрында Яңа ел бәйрәме марафоны башланды. Мәдәни күңел ачу чарасы 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 

Яңа елда «Әкият» татар дәүләт курчак театры сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен «Яңа ел төнендә төш» дигән яңа спектакль белән шатландырачак.  

«Яңа ел төнендә төш» күңел ачу бәйрәм чарасы - «Әкият» курчак театрының иң яхшы традицияләрен тәкъдим итү. Спектакльнең фокуслар һәм спецэффектлар белән баетылган динамик сюжеты Яңа елның тылсымлы атмосферасына балаларны да, өлкәннәрне дә җәлеп итә.

Берәүгә дә сер түгел, Яңа ел төнендә төшләр тылсымлы булырга мөмкин. Өстәвенә, аларны ел символы - кечкенә Куянкай күрә!

Менә безнең Куян да тәмам борчылды, алҗыды, арыды һәм йокларга ятты. Ә Төшендә...Төшендә Кыш бабай белән Кар кызы да, чыршыларда матур, гирляндалар да, иң матур күренешләр тасвирлана. Әйе, төшләр дә төрле була. Кайвакыт караңгы йөзле явызлар керә һәм бәйрәмне бозарга тели. Ләкин без аның төш икәнен, беркемнән дә курыкмавыбызны беләбез бит!

- Быел Яңа ел тамашаларына интермедия чарасы әйләнеп кайта- тылсымлы чыршы янында тамашачылар белән интерактив узачак - диде театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Анда балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International