Тинчурин театры – премиянең лонг-листына кергән Россиянең бердәнбер милли театры.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры беренче тапкыр «Театрның музыкаль йөрәге» Милли фестивале һәм премиясендә катнашачак. Фестиваль дәвамында 17 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә М.Горький исемендәге Самара академия драма театры сәхнәсендә тинчуринлылар «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасын тәкъдим итәчәк.
8-10 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә «Татарча диктант» акциясе 9 нчы тапкыр узачак.
Башкала тамашачыларына ике спектакль күрсәтеләчәк.
11-12 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Мәскәү шәһәрендә гастрольләре узачак.
Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» фестивале кысаларында 2024 елның 3 нче ноябрь көнне Татар дәүләт филармониясендә зур концерт узачак. Концертта И.Шакиров исемендәге «Татар моңы» халыкара конкурсы җиңүчеләре, татар эстрадасының популяр җырчылары һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары катнашачак.
Әдәби-музыкаль лекторий дөньякүләм танылган классик музыканы пропагандалау белән беррәттән, рус һәм татар профессиональ композиторларының, шагыйрьләрнең әсәрләрен, шулай ук халык иҗатын тамашачыга җиткерү буенча зур эшчәнлек алып бара.
19 октябрь көнне Татарстанның халык артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге Филармониянең әдәби-музыкаль лекторий артистлары юбилей концерт программасы белән Мәскәүдә чыгыш ясады. Югары дәрәҗәдәге камил музыка, иң тәэсирле җырлар, үзгә атмосфера - тамашачыларны таң калдырды. Бу көнне Мәскәү консерваториясенең Рахманинов залы чәчәк бәйләмнәренә, көчле алкышларга күмелде.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының катнашучыларын сайлап алу этаплары старт ала. Бәйге Россиядә Гаилә елына багышлана.
Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. 2024 елның 16 октябрендә каты авырудан соң 87нче яшендә күренекле театр һәм җәмәгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, СССРның Дәүләт премиясе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе лауреаты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, халкыбызның яраткан артисты Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов вафат булды.
Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрына театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен «Академия театры» исеме бирелде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең тиешле карарына 2024 елның 15 октябрендә кул куелган.
Бүген, 14 октябрь көнне, Татарстан районнарында Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрының гастрольләре башланды.
Сарман, Урыссу, Азнакай, Баулы, Мөслим районнарында артистлар Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектаклен тәкъдим итәчәк.
“Россия музейларының Кытай коллекцияләре” масштаблы күргәзмә проекты кысаларында 21 октябрьдә Татарстанның Милли музеенда БРИКС саммитына ачылачак, Бурятия Милли музее үз җыеннарыннан уникаль предметлар тәкъдим итәчәк.