Татарстан Республикасы делегациясе мәдәният өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен Үзбәкстанга килде

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

2026 елның 3-7 апрелендә Татарстан делегациясенең Үзбәкстанның алдынгы мәдәният учреждениеләренә белем бирү-танышу сәфәре уза.

Визитның төп максаты – мәдәни үсеш, халык иҗатын саклау өлкәсендә иң яхшы практикаларны өйрәнү һәм чит ил коллегалары белән һөнәри тәҗрибә уртаклашу.

Делегациянең беренче көне Фәрганә өлкәсенең мәдәни һәм җитештерү объектлары белән танышуга багышланды.

Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстан Республикасы Фәрганә өлкәсе Хәкимиятенә җылы кабул итүләре, визитны оештыруда ярдәм итүләре, нәтиҗәле хезмәттәшлекләре һәм кыйммәтле тәҗрибәне үзләштерү мөмкинлеге өчен ихлас рәхмәтен белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International