7 апрельдә 17:00 сәгатьтә Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Полина Илюшкинаның «Һиндстан – Россия: 555 ел дуслык» сәнгать күргәзмәсенең ачылышы була.
Казанлы рәссам-ориенталист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясенең корреспондент-әгъзасы Полина Илюшкина «Ренессанс» оркестры, Татарстан Халыклар Ассамблеясе һәм Дуслык Йорты белән берлектә «Һиндстан – Россия: 555 ел дуслык» сәнгать-музыкаль күргәзмәсе әзерләде. Анда Татарстанда, Россиядә һәм Һиндстандагы иҗат экспедициясе вакытында язылган картиналар тәкъдим ителә. Рәссам Һиндстанның Удайпур һәм Джайпур шәһәрләрендәге арт-симпозиумнарда катнашты, шулай ук Әхмәдабад шәһәрендә мәҗбүри карантинда берничә көн үткәрде. Халыкларның тормышын, мәдәниятен һәм заманча глобалләшүнең аларның көнкүреше һәм дөньяга карашына йогынтысын сурәтләүче рәсем һәм графика әсәрләре серияләре, шулай ук рәссам остаханәсендә иҗат ителгән башка әсәрләр.
Күргәзмәнең үзенчәлекле бизәге итеп Һиндстанның һәм Россиянең мәдәният эшлеклеләренең натурлы портретлары сериясе, җирле халык тормышыннан жанр күренешләре тора. Полина Илюшкинаның «Һиндстан – Россия: 555 ел дуслык» күргәзмәсе ике ил халыкларына бер-берсенең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнергә ярдәм итә, бу, һичшиксез, ике мәдәниятнең үзара үтеп керүенә һәм мәдәни алмашу күләмен киңәйтүгә булышлык итәчәк.