Конкурста Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган оешмалары вәкилләре катнаша. Алдан кинопроектларның питчингы онлайн режимда узачак.
Гаризалар 2026 елның 6-30 апрелендә tatarkino_fest@mail.ru электрон почтасы адресы буенча кабул ителә (хатның темасында фильм категориясе күрсәтелә).
Гариза составында:
· синопсис (документаль һәм анимацион кино өчен 3 биттән ким түгел, уен фильмы өчен 5 биттән ким түгел)
· сценарий (булган очракта)
· презентация (идея, команда, кинопроектны тормышка ашыру планы)
· коммерцияле булмаган оешма турында мәгълүмат (тулы исеме, җитәкченең Т.А.Ш., теркәлү адресы һәм оешманың ОКВЭД коды)
Конкурс кысаларында түбәндәге фильмнар төшерелеше планлаштырыла:
· Социаль роликлар циклы (юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, әйләнә-тирә мохитне саклау, хокук бозуларны профилактикалау, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау) – документаль кыскаметражлы, 500,0 мең сум.
· Кави Нәҗми иҗатына багышланган фильм, шагыйрьнең 2026 елда 125 еллыгын бәйрәм итүгә багышлап – документаль кыскаметражлы, 500,0 мең сум.
· Эксперименталь кино жанрындагы фильм (авангард, абстракт, ненарратив, альтернатив, поэтик кино), Татарстан Республикасының күренекле сәнгать эшлеклеләре иҗатын өйрәнә. 2027 елда юбилей даталары: шагыйрь Зөлфәткә (Маликов Дөлфәт Усмановичка) 80 ел, рәссам Иван Иванович Шишкинның тууына 195 ел, рәссам Бакый Урманчениң тууына 130 ел, композитор Мансур Мозаффаровның тууына 125 ел, язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына 140 ел, композитор Рим Хасановка 80 ел, шагыйрь Бари Рәхмәтнең тууына 130 ел, архитектор Герман Бакулинга 80 ел – эксперименталь кино, 500,0 мең сум.
· Вертикаль форматтагы микродрама жанрындагы фильм – уен сериалы (50 серия), 2500,0 мең сум.
· Россия хәрби хезмәткәрләренә – махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган фильм – документаль тулыметражлы, 1000,0 мең сум.
· «Мәдәният. Хәзер» фильмнар циклы кыскаметражлы музыкаль видео жанрында, Татарстан Республикасының заманча сәнгатенә багышланган – уен кыскаметражлы (2 фильм), 1000,0 мең сум.
· Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турында фильм – анимацион, 1000,0 мең сум.
· Документаль новеллалар, 2026 елда Татарстан Республикасының күренекле сәнгать эшлеклеләренең юбилей даталарына багышланган: Фатих Әмирхан (тууына 140 ел), Габдулла Тукай (тууына 140 ел), Муса Җәлил (тууына 120 ел), Габдулла Кариев (тууына 140 ел) һәм башкалар – документаль кыскаметражлы, 1000,0 мең сум.