«Карлыгач» балалар этно-музыкаль коллективы III Бөтенроссия балалар фольклориадасында катнашачак

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

«Карлыгач» өлгеле балалар этно-музыкаль коллективы (Әлмәт шәһәре) Татарстан Республикасын III Бөтенроссия балалар Фольклориадасында тәкъдим итәчәк. Ул 2026 елның 23-27 июнендә Башкортстан Республикасында узачак.

Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау һәм арттыруга юнәлдерелгән проектта катнашу өчен Уфага 80 төбәктән 1000 артык катнашучы киләчәк: 78 иҗат коллективы һәм 8 солист, алар үз төбәкләренең фольклор традицияләрен үзләштерәләр.

Бөтенроссия балалар Фольклориадасында катнашучылар – 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар – солистлар һәм ансамбльләр, алар халык иҗатын түбәндәге номинацияләрдә тәкъдим итәчәкләр:

· халык җыры
· халык биюе
· халык уен кораллары
· традицион мәдәният

Бәйрәм программасы бай һәм төрле булачак: традицияләрне саклаучы яшьләр экскурсияләрдә, иҗат очрашуларында, осталык дәресләрендә һәм кичке уеннарда катнашачак.

Проектны үткәрү «Молодежь һәм балалар» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International