Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Интеллект үзәгендә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган мәктәп укучылары һәм студентлар өчен «Аларның исемнәре Россиянең данын тәшкил итте» XV Республика фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләрен бүләкләүнең тантаналы церемониясе узды.
Конференциядә Татарстан Республикасының 8 торак пунктыннан (Алабуга, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Норлат, Алабуга районы) 47 мәктәп укучысы һәм студент катнашты.
Йомгаклар буенча тикшеренү эшләре арасында 17 җиңүче һәм видеороликлар конкурсының 11 лауреаты билгеләнде.