Август башында Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә гаризалар кампаниясе башланды.
2024 елның 27 августында 13:00 сәгатьтән Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узачак. Ул «СВО геройларына ярдәм» проекты һәм Россиядә Гаилә елы кысаларында үткәреләчәк.
«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы дәвам итә.
27 августта 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залында Казахстан көне узачак.
Балык Бистәсе районында "Бистә шәле" II Республика хатын-кызлар халык промыселы фестивале узды.
Бүген, каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлеге көнендә Муса Җәлилнең Музей-фатирында «Кайтты илгә изге антыбыз» дигән истәлекле чара узды.
Татарстан Республикасының Камера хоры хәзер ил башкаласында уза торган «Мәскәү А Cappella» ачык Халыкара вокаль фестивалендә катнаша.
Качаллылар ялдан кайтканнар, бүген Төп сәхнәдә труппаның традицион җыелмасы узды.
Бүген, 23 августта Башкортстан Республикасының Илеш районы Шамметово авылында Татарстан Республикасының халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе бюсты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин бюсты ачылды. Шулай ук төзекләндерелгән Мәдәният сарае һәм Роберт Миңнуллин музеен ачу тантанасы булды.
Татар халкы дәүләтчелеге тарихы музееның күргәзмә залында Казан Кремленең Губернатор сарае комплексына багышланган күргәзмә ачылды. «Император фатиры белән йорт» күргәзмә проекты бинаның һәм аның территориясенең бай тарихы белән таныштыра.