Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә гаризалар кампаниясе дәвам итә

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Август башында Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә гаризалар кампаниясе башланды.

Премия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2020 елда гамәлгә куелды һәм Илһам Шакировның туган көненә карата ике елга бер мәртәбә тантаналы шартларда тапшырыла.

Приз фонды 600 мең сум тәшкил итә. 200 мең сумлык өч премия бирелә: ике вокалистка (ир-ат һәм хатын-кызга) һәм «Халык җырлавы» номинациясендә башкаручы.

Гаризалар 2024 елның 1 августыннан 15 ноябренә кадәр җыела.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Илһам Шакиров премиясенә 27 гариза бирелгән иде. Алар арасында популяр артистлар: Зәйнәп Фәрхетдинова, Гөлзада Сафиуллина, Ришат Төхвәтуллин, Динә Гарипова, Эльза Исламова, Айдар Рәкыйпов, Мингол Галиев һәм башкалар бар иде.

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенең беренче лауреатлары 2020 елда булды:

«Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) - Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова;

«Вокал» номинациясендә (ир-атлар) - Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров;

«Халык җырлавы» номинациясендә (үзешчән сәнгать артисты) - Флёр Шакиров - Илһам Шакировның туганнан туган энесе.

Илһам Шакиров исемендәге Республика премияләрен тапшыру 2025 елның 15 февралендә - Илһам Шакировның туган көнендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International