Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Казахстанга багышланган фотокүргәзмә ачылачак

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

27 августта 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залында Казахстан көне узачак.

Экспозиция Казахстан турында, дөнья аренасында дәүләтнең роле һәм статусы, илнең матур табигате һәм заманча архитектурасы турында сөйләячәкләр.

Күргәзмәдә татар телендә «Казакъ халык әкиятләре» җыентыгы тәкъдир ителәчәк һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең китапханә фондларына тапшырылачак.

Күргәзмәдә казах музыкаль әсәрләре яңгыраячак, казах милли кухнясы тәкъдим ителәчәк һәм композитор, «Алпар» этно-төркеме җитәкчесе Алмаз Әсхәдуллин катнашында «Казакъ этномузыкасы» мастер-классы үткәреләчәк.

Түбәндәге сылтама буенча теркәлү: https://nbrt.timepad.ru/event/3006792/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International